29.05.2026
12
Алым җәл түгел сиңа,
Гөлем җәл түгел сиңа;
Алым түгел, гөлем түгел,
Җаным җәл түгел сиңа.
Алларым диям сине,
Гөлләрем диям сине;
Алым түгел, гөлем түгел,
Җаннарым диям сине.
Әрәмәдә карама,
Карамада кондыз бар;
Караңгы дип килми калма,
Ай булмаса, йолдыз бар.
Алым җәл түгел сиңа,
Гөлем җәл түгел сиңа;
Алым түгел, гөлем түгел,
Җаным җәл түгел сиңа.

Комментарии